"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
03.06.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләренең "Медицина хокукы, биомедицина этикасы һәм суд медицинасының хәзерге заман проблемалары" дигән халыкара катнашулы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашуы турында мәгълүмат

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре 2016 елның 3 июнендә Медицина хокукы илкүләм институты Казан дәүләт медицина университеты базасында оештырган "Медицина хокукы, биомедицина этикасы һәм суд медицинасының хәзерге заман проблемалары" дигән халыкара катнашулы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Конференциягә Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан сәламәтлек саклау идарәсе органнары вәкилләре, медицина оешмалары, иминият медицина оешмалары вәкилләре, суд-медицина экспертлары чакырылган иде. Пленар һәм секция утырышларында медицина ярдәме күрсәткәндә гражданнар хокукларын яклауның, сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итүнең хокукый һәм этик проблемалары, экспертлар тарафыннан һәм хокукый бәя бирү мәсьәләләре, һөнәри хокук бозуларны профилактикалау рәвешендә медицина эшчәнлеген гамәлгә ашырганда хокукый ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча фикер алышынды. Суд-медицина экспертизасы мәсьәләләре өчен аерым секция булдырылды.

Пленар утырышта «Мәҗбүри медицина иминиятендә медицина ярдәме сыйфатына экспертиза – бәхәсле һәм хәл ителмәгән проблемалар» дигән темага доклад белән ТР ТММИФның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина, медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору бүлеге башлыгы Е.В. Демьянова чыгыш ясады.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан