"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
28.05.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Кукмара районында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде


2016 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга шәһәрендәге филиалы «Кукмара үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде, анда 47 кеше катнашты, шуларның 63,8 процентын пенсия яшендәге гражданнар тәшкил итте.

Акция кысаларында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәреннән килгән табиб-экспертлары (кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, терапевт) гражданнарга медицина документлары нигезендә консультация бирде. Барлыгы 78 консультация үткәрелде.

Табиб-экспертлардан консультация алыр алдыннан теләге булган һәр кешегә антропометрия һәм кан басымы тикшерү үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәгълүмат буклетлары һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линияләр» телефоннары белән визит карточкалары таратылды.

Акция барышында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары турында мәгълүмат бирде, «Медицина профилактикасы республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең мәгълүмати материалларын һәм «Сөт бизе рагы хөкем түгел» дигән белешмәлеген таратты.

Акция тәмамланганда катнашучылар анкета тутырды, аның җыелма нәтиҗәләре буенча барлык респондентларның да табиб-экспертлардан алган консультацияләрдән канәгать калуы билгеле булды. Моннан тыш, гражданнар үз теләкләре һәм тәкъдимнәре белән (шул исәптән пациентлар хокуклары буенча акцияне әледән-әле үткәреп тору, табиб–экспертларның белгечлекләрен киңәйтү һәм диагностика тикшеренүләрен оештыру зарурлыгы турындагы) уртаклашты. 





Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан