"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
17.06.2016

17 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды


Утырышта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзалары "2016 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын карады.

Корректировкалар Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акча керүне, шулай ук акчаны Фонд бюджеты һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы сметасы арасында яңадан бүлүне исәпкә ала, болар сәламәтлек саклау тармагы буенча финанслау күләмнәре кимүгә китерми.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2016 елга Фонд бюджеты керемнәре - 38 371 823,2 мең сум, чыгымнары 39 167 277,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Закон проекты Комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә карау өчен тәкъдим ителде.

Депутатлар шулай ук Фонд һәм иминият медицина оешмалары 2015 елда гамәлгә ашырган медицина ярдәме күләмнәрен, вакытларын һәм сыйфатын тикшерүдә тоту нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлады.

Тулы мәгълүмат Фондның 2015 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапта урнаштырылган.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан