Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте 2016 елның 19 июлендә Әлки районында үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары
2016 елның 19 июлендә «Әлки муниципаль районының Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында «Спасение» иминият медицина җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган пациентлар хокуклары буенча акция узды.
Чара барышында теләге булган һәркемгә Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрына кертелгән табиб-экспертлар (терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, эндокринолог) тарафыннан консультация бирелде.
Моннан тыш, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте белгечләре гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме алганда аларның хокуклары турында аңлатты.
Акциядә барлыгы 48 кеше катнашты, 92 консультация үткәрелде.