"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
19.08.2016

Спас районында җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары


2016 елның 13 августында Спас районында җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте белгечләре оештырган пациентлар хокуклары буенча акция үтте. Чара «Спас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында (Болгар шәһәре) узды.

Акциядә 54 кеше катнашты.

Барлык катнашучылар өчен штаттан тыш табиб-экспертлар: кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, невролог консультацияләре оештырылды. Барлыгы 90 консультация үткәрелде.

Шулай ук иминият компаниясе вәкиле акциядә катнашучыларга иминләштерелгән гражданнарның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары һәм Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртипләре турында мәгълүмат җиткерде.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан