"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
07.09.2016

2016 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Минзәлә шәһәрендә пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде


2016 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде, анда 83 кеше катнашты.

Акция кысаларында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге табиб-экспертлары (терапевт, гастроэнтеролог, эндокринолог, травматолог-ортопед) гражданнарга булган медицина документлары буенча консультация бирде. Барлыгы 112 консультация үткәрелде.

Табиб-экспертлардан консультация алыр алдыннан теләкләре булган акциядә катнашучыларга антропометрия үткәрү һәм кан басымын үлчәү гамәлгә ашырылды.

Акция барышында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре иминләштерелгән затларга мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирде, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының рус һәм татар телләрендәге мәгълүмати буклетларын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линияләре» телефоннары язылган визит карточкаларын өләште.

Чара тәмамланганда иминләштерелгән затлар, сораштыруда катнашып, акцияне үткәрүне оештыру турындагы тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре (шул исәптән пациентлар хокуклары буенча акцияне башка табиб-экспертларны җәлеп итеп һәм диагностика тикшерүләрен оештырып әледән-әле үткәреп тору зарурлыгы турындагы) белән уртаклашты. Нигездә барлык респондентлар да табиб-экспертлар үткәргән консультацияләрдән һәм акцияне оештырудан канәгать калды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан