"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
27.09.2016

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды «Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе» дигән халыкара катнашулы бөтенроссия конференциясендә катнашты


2016 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, «Диспансеризация чараларын планлаштыруда һәм оештыруда территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының роле һәм тариф сәясәте» дигән темага доклад тәкъдим итеп, «Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе» дигән халыкара катнашулы бөтенроссия конференциясендә катнашты.

Докладта акцент үткәрелә торган профилактика чараларының (профилактика тикшеренүләренең һәм диспансеризациянең) нәтиҗәлелеген анализлауга ясалды. 2015 елда Татарстан Республикасында профилактика чараларына түләүгә 1 млрд. сумнан артык акча җибәрелде. Шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеге түбән булып кала, чөнки 2015 елда яман шеш авыруларының бары тик 17 проценты гына актив ачыкланган. Профилактика чараларының нәтиҗәсе тиешле дәрәҗәдә булмауның сәбәбе булып оештыру характерындагы проблемалар: медицина оешмаларының да, пациентларның да диагностика тикшеренүләрен үткәрүдән баш тартуы (бу диагностика тикшеренүләренең 85 процентын үтәгәндә дә түләү төгәлләнгән очракка түләнгән кебек гамәлгә ашырылуга бәйле), пациентларны диспансеризациянең икенче этабына җибәрү логистикасы, тикшеренүләр нәтиҗәләрен автоматлаштыру һәм башкалар булу билгеләп үтелә. Тариф сәясәте медицина оешмаларын яман шеш авыруларын башланып кына килгән стадияләрендә ачыклауга икътисадый яктан стимуллаштыру максатыннан үткәрелә. Бу максаттан чыгып, 2014 елдан, федераль норматив документлар кабул ителгәнгә кадәр, республикада калны иммунохимия анализаторында тикшерү, сыеклык цитологиясе методына тарифлар билгеләнгән иде. 2016 елдан 8 медицина оешмасы өчен «онкология» юнәлеше буенча консультатив-диагностика максатларында табибларга күренү эшчәнлеге билгеләнде, ул онкологны кертеп, табибларга кимендә ике тапкыр баруны, кимендә өч диагностика тикшеренүен үткәрүне үз эченә ала. Поликлиникалар өчен бу бик файдалы, чөнки тикшеренүгә килүләр санын ясалма рәвештә арттыруның мәгънәсе юк, ә пациентлар өчен ул - кыска вакыт эчендә һәм бер учреждениедә диагностика хезмәтләре күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге дә.

Конференция Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең 70 еллыгына багышланган иде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан