"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
04.10.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы 2016 елның 29 сентябрендә «З нче шәһәр поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре коллективында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә медицина ярдәме күрсәтү, медицина учреждениеләре эшен оештыру, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде.

Филиал директоры Лилия Лотфулла кызы Зидиханова медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Ул гражданнарны мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә һәм көндезге һәм тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационарларда медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең план буенча үткәрелә торган консультацияләрен һәм диагностика тикшеренүләрен көтү вакытлары, иминләштерелгән гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү хакында күрсәтмә презентация тәкъдим итте һәм җентекләп сөйләде. Шулай ук филиал директоры түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибе, Татарстан Республикасы медицина оешмаларында пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда сораулар килеп чыккан очракта, иминләштерелгән затларның тәүлек әйләнәсендә бушлай эшли торган кайнар линия телефоны буенча иминият медицина оешмаларына һәм Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына мөрәҗәгать итә алуы хакында да әйтеп үтте.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы директоры медицина хезмәткәрләренең территориаль-участок принципы буенча медицина оешмасын һәм табибны сайлап алу турындагы, медицина оешмасы яшәү урынын алыштырган иминләштерелгән затны теркәүдән төшерә аламы; башка яшәү урынына күчеп урнашканнан соң бер ай эчендә теркәлмәгән өчен иминләштерелгән затка нинди дә булса җаваплылык каралганмы; хатын-кызлар консультациясе башка поликлиникаларга беркетелгән йөкле хатыннарга хезмәт күрсәтүдән баш тарта аламы дигән сорауларына җавап бирде. Филиал директоры урынбасары Гүзәл Әсхәт кызы Баязитова 2016 елга Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча Медицина ярдәменә түләү турындагы тариф килешүе нигезендә амбулатория шартларында һәм көндезге стационар шартларында беренчел медицина-санитария ярдәменә түләү ысулларына кагыла торган сорауларга ачыклык кертте.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан