"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
26.10.2016

2016 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый ярдәм көнендә катнашты


2016 елның 19 октябрендә Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы идарәсе бинасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы «Хокукый ярдәм көне» булып узды.

Гражданнарга консультатив юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый аң-белем бирү максатыннан чыгып, акциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре катнашты.

Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Куканова Наталья Владимировна гражданнарга иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру, бердәм үрнәктәге (яңа) мәҗбүри медицина иминияте полисын алу зарурлыгы турындагы мәсьәләләр, шулай ук иминият медицина оешмасының иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм халыкка мәгълүмат җиткерүне гамәлгә ашыру бурычлары буенча консультация үткәрде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау өлкәсендәге төп мәсьәләләргә кагыла торган мәгълүмат кергән, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайна линия» телефоннары күрсәтелгән басма продукциясе (белешмәлекләре һәм визит карточкалары) таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан