Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 16 ноябрендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты
2016 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Пенсия фондының Казан шәһәре Идел буе районындагы идарәсе базасында оештырган Хокукый ярдәм көне кысаларында Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре, медицина ярдәмен алу шартлары һәм тәртибе буенча гражданнарга консультацияләр үткәрде, шулай ук анда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә эшләнгән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратылды.