Пресс-релизлар, чыгышлар
29.11.2016
Фонд хезмәткәрләре 2016 елның 25 ноябрендә «Эхо-Москвы» радиосында туры эфирда катнашты
«ЭХО-Москвы» радиосы эфирында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Рәвгать кызы Мәгъсүмова радио тыңлаучылар сорауларына җавап бирде. Тапшыру барышында мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе, иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру, иминият вәкаләтле вәкилләре һәм Контакт-үзәк эшен, иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча Фонд һәм иминият медицина оешмалары эшен оештыру мәсьәләләре тикшерелде.