"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
08.12.2016

2016 елның 25 ноябрендә «Эхо-Москвы» радиосында туры эфир


«ЭХО-Москвы» радио эфирында радио тыңлаучылар сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Рәвгать кызы Мәгъсүмова һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина җавап бирде. Тапшыру барышында иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәме алу мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Радиотыңлаучылар үзләрен кызыксындырган диагностика тикшеренүе билгеләнгәндә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагу, чит илгә барганда мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алу мөмкинлеге,  иминият медицина оешмасының мәҗбүри медицина иминияте полисын бирүдән баш тартуы, шулай ук дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларында мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча нинди медицина ярдәме алып булу, нинди медицина хезмәтләре түләүле нигездә күрсәтелергә мөмкин булу кебек һ.б. сорауларына җаваплар алды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан