"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
30.12.2016

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 21 декабрендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты


2016 елның 21 декабрендә Пенсия фондының Казан шәһәре Яңа Савин районындагы идарәсе бинасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне үтте.

Гражданнарга консультатив юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый аң-белем бирү максатыннан чыгып, акциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашты.

Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлегенең төп белгече Куканова Наталья Владимировна гражданнарга иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру, бердәм (яңа) үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу зарурлыгы турындагы мәсьәләләр, шулай ук иминият медицина оешмасының иминләштерелгән затлар хокукларын яклауны һәм аларга мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыру бурычлары буенча консультация бирде. Чарада катнашучыларга иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын яклау турындагы төп мәсьәләләр буенча мәгълүмат, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линияләр» телефоннары белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының басма продукциясе (белешмәлекләр һәм визит карточкалары) таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан