Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы «ТНВ» телеканалына интервью бирде
2017 елның 22 гыйнварында «ТНВ» республика телеканалының «7 дней» тапшыруында мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау темасы тикшерелде. Телеканал хәбәрчесенә биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы О.П.Полякова медицина оешмасында түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү көчләп тагылган очракта медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез алу мәсьәләсен хәл итү өчен иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтеп үтте. Шулай ук ул күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатына гражданнарның язма гаризалары буенча экспертиза үткәрү тәртибен дә аңлатты.