2017 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый ярдәм көнендә катнашты
2017 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне кысаларында Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко тарафыннан гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисы белән тәэмин итү мәсьәләләре, медицина ярдәмен алу шартлары һәм тәртибе буенча консультация үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча татар һәм рус телләрендә язылган мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр һәм визит карточкалары) таратылды.