"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.02.2017

2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый ярдәм көнендә катнашты


2017 елның 15 февралендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника колледжы бинасында (Казан шәһәре, Копылов урамы, 2 нче Б йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне булып узды.

Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Куканова Наталья Владимировна гражданнарга иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру мәсьәләләре, бердәм (яңа) үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу кирәклеге, шулай ук иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм аларга мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыру буенча иминият медицина оешмасы бурычлары хакында консультация үткәрде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклауның төп мәсьәләләре, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линияләре» телефоннары турында мәгълүмат кергән басма продукциясе (белешмәлекләр һәм визит карточкалары) таратылды.  


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан