"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
03.03.2017

2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый белемнәр мәктәбе дәресендә катнашты


2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан чыгып үткәрә торган Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы  дәресендә катнашты.

Мәктәп дәресләре кысаларында билгеле бер тематика буенча норматив-хокукый актларны яктырту буенча лекцияләр оештырыла, республика министрлыклары һәм ведомстволарының компетенцияләренә билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итү, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап, теге яки бу хәл буенча аңлатмалар бирү вәкаләтләре булган вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Дәресләргә «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлеге каршындагы «Өченче яшь университеты»нда белем алучы  гражданнар чакырыла.

Фонд тарафыннан мондый мәгълүмати-аңлатма бирү эше Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дүрт елдан артык вакыт үткәрелә.

Мәктәптә үткәрелгән  соңгы дәрес гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокуклары дигән темага багышланган иде. Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга Петровна Полякова дәрестә катнашучыларга иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары (шул исәптән иминият медицина оешмасын сайлап алуга һәм алыштыруга), медицина ярдәмен күрсәтүне көтү вакытлары, иминият вәкилләре эше, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда гражданнар хокукларын яклау ысуллары турында сөйләде.

Тыңлаучыларга Фондның һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линияләре» телефоннары белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча мәгълүмати-аңлатма материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратылды. 



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан