"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.05.2017

2017 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы белгечләре «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат җиткерүдә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы 2017 елның 11 маенда «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре коллективында Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү, медицина учреждениеләре эшен оештыру, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат җиткерү буенча очрашу оештырды.

Чарада баш табиб, баш табиб урынбасарлары, шулай ук табиблар катнашты.

Филиалның иминләштерелгән затлар хокукларын яклау секторы төп белгеч-экспертлары Г.Э. Вәлиева һәм Калинина мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшеренүләрен көтү вакытлары, шулай ук пациентларны эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы белгечләргә алдан язып кую турында җентекләп сөйләделәр.

Чара ахырында медицина хезмәткәрләре бу чараны үткәрүне оештырудан алган тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм фикерләре белән уртаклашты.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан