"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
17.05.2017

2017 елның 17 маенда Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый ярдәм көнендә катнашты


2017 елның 17 маенда Россия пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районы идарәсе бинасында (Казан шәһәре, Блюхер урамы, 8 нче А йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне узды.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору һәм иминләштерелгән затлар хокукларын яклау бүлеге консультанты Ибраһимова Гөлнара Илдус кызы гражданнарга иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру, бердәм (яңа) үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу кирәклеге, иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм аларга мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыру буенча иминият медицина оешмасы бурычлары хакында консультация бирде.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча төп мәсьәләләр, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линияләре» телефоннары турында мәгълүмат кергән басма продукциясе (белешмәлекләр һәм визит карточкалары) таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан