"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
06.07.2017

2017 елның 6 июлендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында иминият медицина оешмалары белән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча иминият вәкилләренең эш йомгаклары буенча эшче киңәшмә булып узды


2017 елның 6 июлендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында иминият медицина оешмалары белән гражданнарның Контакт-үзәк электрон журналында теркәлгән мөрәҗәгатьләрен карау буенча иминият вәкилләренең эш йомгаклары буенча эшче киңәшмә үткәрелде. Контакт-үзәккә язмача керә һәм телдән әйтелә торган мөрәҗәгатьләр саны динамикасы турындагы мәсьәләләр, мөрәҗәгатьләрне электрон журналда теркәү тәртибе, теркәү-контроль карталарын тутырганда җибәрелә торган хаталар, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча кисәтмәләр һәм башкалар тикшерелде.

Иминият медицина оешмаларына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча иминият вәкилләре эшен иминият медицина оешмалары боерыклары белән билгеләнгән вәкаләтле затлар тарафыннан тикшерүдә тотуны (шул исәптән теркәү-контроль карталарын тутыру буенча) көчәйтергә; гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча иминият вәкилләрен өстәмә өйрәтергә тәкъдим ителде.  



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан