2017 елның 12 июлендә «АиФ Регион» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында турыдан-туры линия булып узды
2017 елның 12 июлендә «АиФ Регион» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында турыдан-туры линия булып узды.
Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А.Доронина, иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы О.П.Полякова һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру һәм иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Р.Х.Тынчерова газета укучыларның планлы медицина ярдәме күрсәтүне, шул исәптән табиб-белгечләрнең консультацияләр һәм диагностика тикшерүләрен (КТ, МРТ, УЗИ) үткәрү; түләүсез стоматология ярдәме күрсәтү вакытларын көтүгә; мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итү мөмкин булу-булмауга, бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу зарурлыгына һәм бик күп башка мәсьәләләргә кагыла торган сорауларына җавап бирде.
Турыдан-туры линия барышында 4 мөрәҗәгать иминләштерелгән затларның үз вакытында медицина ярдәмен алу буенча бозылган хокукларын торгызу мәсьәләләрен хәл итү максатында чара күрү өчен алынды. Гражданнарга баш мие электр энцефалографиясен үткәрүне, табиб-белгечләрнең (офтальмолог, травматологның) консультацияләрен оештыруда ярдәм күрсәтелде.