"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
26.07.2017

2017 елнын 26 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында видеоконференция рәвешендә киңәшмә булды


2017 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, медицина оешмалары белгечләре катнашында видеоконференция рәвешендә киңәшмә булып узды.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәнең программасы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Медицина ярдәме сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында» 2017 елның 10 маендагы 203н номерлы приказын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина, мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру һәм аның күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшерүдә тоту тәртибендәге үзгәрешләрне яктыртып, доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук ул яман шеш авырулары вакытында авыртуны баса торган терапиянең адекват булу-булмавына, өлкәннәргә диспансеризация үткәргәндә медицина ярдәменең сыйфатына кагыла торган тематик экспертизаларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде. Докладчы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге экспертиза эшчәнлеге сыйфаты критерийларыннан файдалану Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2017 елның 7 июлендәге 7129/30-1/3521 номерлы хаты белән регламентлану турында да ассызыклап үтте.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан