Пресс-релизлар, чыгышлар
09.08.2017
2017 елның 9 августында видеоконференциядә чыгыш ясау
2017 елның 9 августында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елда Татарстан Республикасында өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А.Доронина катнашты. Аның чыгышы профилактика чаралары буенча экспертиза нәтиҗәләре һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында иминият вәкилләре башкарган эш белән таныштыруга багышланган иде.