2017 елның 9 августында «Эхо Москвы» радиосында турыдан-туры эфир булды
«ЭХО-Москвы» радиоэфирында тапшыру алып баручы һәм радиотыңлаучыларның күп санлы сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Рәвгать кызы Мәгъсумова җавап бирде. Тапшыруда бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын, электрон полисны алу; иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру зарурлыгы; планлы медицина ярдәме күрсәтүне, шул исәптән табиб-белгечләрнең консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен (КТ, МРТ, УЗИ) үткәрүне көтү вакытлары; түләүсез стоматология ярдәмен алу; мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булу-булмау турындагы һәм башка бик күп сораулар тикшерелде.