Пресс-релизлар, чыгышлар
03.08.2017
Мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы «Болгар радиосы» каналында чыгыш ясады
2017 елның 3 августында «Болгар радиосы» каналында булган радиотапшыруда мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү мәсьәләсе тикшерелде, иске полисларны яңаларына алыштырырга кирәк булу турында сүз булды. Мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Д.Р.Мәгъсүмова радиотыңлаучыларга иминият медицина оешмасын ничек сайлап алырга, гражданнарның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Тапшыруда шулай ук республика халкына пластик карталар рәвешендә электрон полислар бирү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.