"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
25.08.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы белгечләре «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат җиткерүдә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы 2017 елның 25 августында «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең фельдшерлык-акушерлык пунктлары медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү, медицина учреждениеләре эшен оештыру, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерү үткәрде.

Чарада баш табиб урынбасары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары мөдирләре, фельдшерлар,  шулай ук шәфкать туташлары катнашты.

Филиалның иминләштерелгән затлар хокукларын яклау секторы төп белгеч-экспертлары Г.Э. Вәлиева һәм Г.Д.  Калинина иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтү вакытлары, шулай ук пациентларны эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы белгечләргә алдан язып кую турында җентекләп сөйләде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы белгечләре анда катнашкан һәркемне медицина иминияте буенча мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр һәм буклетлар) белән тәэмин итте.

Чара ахырында медицина хезмәткәрләре әлеге чараның оештырылуы турындагы тәэсирләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.








Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан