"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
10.08.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы белгечләре «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат җиткерүдә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы 2017 елның 10 августында «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре коллективында Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы  буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмәт җиткерү йөзеннән очрашу оештырды

Чарада медицина оешмасының баш табибы, табиблар, шулай ук шәфкать туташлары катнашты.

Филиалның иминләштерелгән затлар хокукларын яклау секторы төп белгеч-экспертлары Г.Э. Вәлиева һәм Г.Д.  Калинина иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтү вакытлары, электрон мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе турында җентекләп сөйләде. Чара ахырында медицина хезмәткәрләре үзләренең тәэсирләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.




Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан