"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
17.07.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминиятефондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы белгечләре Актаныш авылының җаваплылыгы чикләнгән «Стоматолог» җәмгыяте медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат бирүдә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы 2017 елның 17 июлендә «Актаныш авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында Актаныш авылының җаваплылыгы чикләнгән «Стоматолог» җәмгыяте медицина хезмәткәрләре коллективы белән 2017 елда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерү максатында очрашу үткәрде.

Филиал директоры урынбасары Гүзәл Әсхәт кызы Баязитова медицина хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Ул мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсе эшли торган стационарда медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтү вакытлары, иминләштерелгән гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү хакында җентекләп сөйләде һәм күрсәтмә материаллар тәкъдим итте,  шулай ук Гүзәл Әсхәт кызы медицина оешмасы тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибе турында да мәгълүмат җиткерде. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры урынбасары медицина хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде, шулай ук иминият медицина оешмаларының элемтәгә керү өчен кирәкле телефоннары язылган мәгълүмати материаллар таратты. Чара ахырында медицина хезмәткәрләре бу чараны үткәрүне оештырудан алган тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре белән уртаклашты. 




Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан