2017 елның 20 сентябрендә «АиФ Регион» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында «турыдан-туры линия» узды
2017 елның 20 сентябрендә «АиФ Регион» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында «турыдан-туры линия» булып узды.
Мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Д.Р. Мәгъсүмова һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина газета укучыларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга; күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына; планлы медицина ярдәмен, шул исәптән диагностика һәм лаборатория тикшерүләрен үткәрүне көтү вакытларына; медицина оешмасын сайлап алуга; бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу зарурлыгына кагыла торган һәм башка сорауларына җавап бирде.