2017 елның 27 сентябрендә «Эхо-Москвы» радиосында турыдан-туры эфир
2017 елның 27 сентябрендә «Эхо-Москвы» радиосы эфирында радиотыңлаучылар сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Рәвгать кызы Мәгъсүмова җавап бирде. Тапшыру барышында бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын; электрон полисны алу зарурлыгы; иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру; планлы медицина ярдәмен күрсәтүне көтү вакытлары; медицина оешмасын сайлап алу һәм дәвалаучы табибны алмаштыру; стационарда дәваланганда дару препаратлары белән тәэмин итү турындагы сораулар тикшерелде.