Пресс-релизлар, чыгышлар
18.10.2017
2017 елның 10 октябрендә «Эхо-Москвы» радиосында турыдан-туры эфир
«ЭХО-Москвы» радиосы эфирында радиотыңлаучылар сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Рәвгать кызы Мәгъсүмова җавап бирде. Анда өлкән яшьтәге халыкка диспансеризация үткәрү, профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы һәм нәтиҗәлелеге, аны үткәрү тәртибе, медицина тикшерүләрен бушлай үтү мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча иминият медицина оешмалары эшчәнлеге хакындагы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.