"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
28.11.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы белгечләре 2017 елның 28 ноябрендә «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат бирүдә катнашты


2017 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре коллективында, Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү, медицина учреждениеләре эшен оештыру, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, очрашу оештырды.

Чарада баш табиб урынбасары, табиблар, шулай ук шәфкать туташлары катнашты.

Филиалның иминләштерелгән затлар хокукларын яклау секторы төп белгеч-экспертлары Г.Э. Вәлиева һәм Г.Д. Калинина иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары, поликлиникада табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтү вакытлары, электрон мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү, шулай ук пациентларны эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы белгечләргә алдан язып кую тәртибе турында җентекләп сөйләде.

Чара ахырында медицина хезмәткәрләре очрашу турындагы тәэсирләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.




Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан