Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2017 елның 20 декабрендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көнендә катнашты. Анда Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәре медицина учреждениеләре эшен оештыруга, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтү төрләренә, сыйфатына һәм шартларына кагыла торган мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация үткәрде һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә эшләнгән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратты.