Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 21 февралендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге базасында оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көнендә катнашты. Анда Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру бүлеге төп хезмәткәре Н.В.Куканова медицина учреждениеләре эшен оештыруга, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтү төрләренә, сыйфатына һәм шартларына кагыла торган мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация үткәрде һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә эшләнгән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратты.