"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
21.03.2018

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 21 мартында Хокукый ярдәм көнендә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 21 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге базасында оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көнендә катнашты. Анда Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау  бүлеге хезмәткәре тарафыннан мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтү төрләренә, сыйфатына һәм шартларына кагыла торган мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация үткәрелде.

Моннан тыш, иминләштерелгән затларны Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иске үрнәктәге полисны алмаштыру зарурлыгы, диспансеризация узу мөмкинлеге турында мәгълүмат кергән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Контакт-үзәге һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары  күрсәтелгән рус һәм татар телләрендәге басма  продукциясе  (белешмәлекләр, визит карточкалары) белән тәэмин итү гамәлгә ашырылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан