"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
06.04.2018

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 6 апрелендә Хокук белемнәре мәктәбе дәресендә катнашты


2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан чыгып үткәрә торган Хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы  дәресендә катнашты.

Мәктәп дәресләре кысаларында билгеле бер тематикага караган норматив-хокук актларын яктыртуга багышланган  лекцияләр үткәрелә, республика министрлыклары һәм ведомстволарының компетенцияләренә тыңлаучыларның билгеләнгән тема буенча кызыксындырган сорауларына җавап бирү, теге яки бу хәл буенча аңлатмалар бирү  вәкаләтләре кергән вәкилләре белән очрашулар оештырыла.

Дәресләрдә катнашу өчен «Россия пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлеге каршындагы «Өченче яшь университеты»нда белем алучы гражданнар чакырыла.

Фондның әлеге җентекләп мәгълүмат бирү-аңлату эшчәнлеге Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә биш елдан артык алып барыла.

Мәктәптә үткәрелгән соңгы дәрес гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәмен алу хокукына багышланган иде. Чарада 40тан артык кеше катнашты. Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру бүлеге башлыгы Ольга Петровна Полякова тыңлаучыларга мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затларның хокуклары (шул исәптән иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру хокуклары), медицина ярдәме күрсәтүне көтү вакытлары, иминият вәкилләре эше, шулай ук медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда гражданнар хокукларын яклау ысуллары хакында сөйләде.

Моннан тыш, чара барышында тыңлаучылар Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иске үрнәктәге полисны алмаштыру зарурлыгы, диспансеризация  узу мөмкинлеге турында мәгълүмат кергән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «контакт-үзәге» һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән рус һәм татар телләрендәге басма продукциясе (белешмәлекләр, визит карточкалары) белән тәэмин ителде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан