Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды халыкара катнашулы «Онкологиядә оештыру технологияләре: Халыкның онкология авыруларыннан үлү очракларын киметү стратегиясе» дип аталган IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты
2018 елның 10–12 октябрендә Казан шәһәрендә халыкара катнашулы «Онкологиядә оештыру технологияләре: Халыкның онкология авыруларыннан үлү очракларын киметү стратегиясе» дип аталган IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Махсуслаштырылган дискуссия мәйдачыгы кысаларында Россия Федерациясендә онкология хезмәтен үстерү стратегиясе мәсьәләләре, шул исәптән медицина бергәлегенең онкология авыруларын өлкәннәрнең диспансеризациясе программасы кысаларында скрининг үткәргәндә башланган чорында ачыклау һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү буенча куелган максатларга ирешү турындагы мәсьәләләр тикшерелде.
Анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина «Татарстан Республикасы үрнәгендә онкология ярдәме күрсәтүне финанслау һәм аның сыйфатын тикшереп тору» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.