"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
18.01.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлеге


2019 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары (җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте) белән эшче киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә медицина ярдәме күрсәткәндә иминләштерелгән затларны мәгълүмати тәэмин итү мәсьәләләренә, иминият медицина оешмаларының контакт-үзәкләре һәм иминият вәкилләре (шул исәптән медицина оешмаларында эшләүче) эшенә, диспансер күзәтүендә торучы затлар арасындагы пациентларның дәвалану алуга теләкләре булу-булмауны бәяләү үткәрүгә, 2019 елда тематик экспертизалар үткәрүне оештыруга һәм хисап формаларын, шул исәптән Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының «Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә хисаплылык формаларын һәм аларны алып бару тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 29 ноябрендәге 262 нче приказы белән билгеләнгән хисап формаларын тапшыруга багышланды. Анда онкология авырулары белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү очракларын тикшереп торуны оештыруга аерым игътибар бирелде.

Киңәшмә кысаларында иминият медицина оешмаларының 2019 елда әлеге юнәлешләрне тормышка ашырганда (шул исәптән Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыруда катнашучы медицина оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек итү кысаларында) медицина оешмаларында иминият вәкилләре эшен оештырганда һәм бәхәсле хәлләр буенча оператив чара күргәндә килеп чыга торган проблемалы мәсьәләләре тикшерелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан