"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.04.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы 2019 елның 11 апрелендә «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы директоры И.Х. Гарипов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Республика клиник онкология диспансерының 3 нче химиотерапия бүлеге мөдире С.З.Сафина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Республика клиник онкология диспансерының химиотерапия буенча кураторы, химиотерапевт Р.Н. Сафин катнашында медицина хезмәткәрләре белән химиотерапия эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Чарада «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибларының дәвалау эше буенча урынбасарлары һәм табиб-онкологлары катнашты.

Киңәшмә барышында «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе стационары шартларында онкология авырулары белән авыручыларга медицина хезмәте күрсәтүне оештыру һәм яман шеш авырулары белән авырганда дәвалау терапиясе үткәрү мәсьәләләре каралды.












Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан