"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
19.04.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты оештырган гражданнарның сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәмен алу хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшендә катнашты


2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты (420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары М.В. Мөхәммәтҗанова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру бүлеге хезмәткәрләре катнашында гражданнарның сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәмен алу хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «кайнар линия» телефонына гражданнардан барлыгы 86 мөрәҗәгать керде. Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды хезмәткәрләре гражданнарга профилактика медицина тикшерүләрен, шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнарга диспансеризация үткәрү, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча тернәкләндерү дәвалавын үткәрү, тәүлек әйләнәсе эшли торган стационарда дәваланганда мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча дару препаратлары бирү, иминият медицина оешмалары (иминият вәкилләре) тарафыннан иминләштерелгән затлар хокукларын яклауны һәм аларга консультация бирүне гамәлгә ашыру тәртибе турындагы мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирде.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан