"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
30.07.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен төзү» проектында катнашуы турында


Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында «Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен төзү» (алга таба – Яңа модель) өстенлекле проекты тормышка ашырыла.

2019 елда проектны тормышка ашыруда 13 медицина оешмасы катнаша:

5 балалар поликлиникасы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының "Балалар республика клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "1 нче шәһәр балалар хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "2 нче балалар шәһәр хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "9 нчы балалар шәһәр поликлиникасы " дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "10 нчы балалар шәһәр поликлиникасы" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе;

8 өлкәннәр поликлиникасы – Казан шәһәренең "Сугышлар ветераннары госпитале" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "7 нче шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "Медицина университеты клиникасы" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "7 нче шәһәр поликлиникасы" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "18 нче шәһәр поликлиникасы" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Казан шәһәренең "21 нче шәһәр поликлиникасы" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

2019 елның 2 июленнән 2019 елның 16 июленә кадәрге вакыт эчендә Татарстан Республикасының әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучы барлык медицина оешмаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм медицина ешмалары вәкилләре катнашында старт киңәшмәләре үткәрелде.

Старт киңәшмәләре кысаларында медицина оешмаларының Яңа модель проектын тормышка ашыру проектларын тикшерү һәм яклау гамәлгә ашырылды. 

Казан шәһәренең "16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе


Казан шәһәренең "21 нче шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан