2019 елның 11 октябрендә «Эхо-Москвы» радиосында турыдан-туры эфир
2019 елның 11 октябрендә «Эхо-Москвы» радиосында турыдан-туры эфирда тапшыруны алып баручы - «Эхо Москвы»ның Казандагы радиостанциясе баш редакторы Нина Горюнова һәм радиотыңлаучылар сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды идарәләре башлыклары Людмила Александровна Доронина һәм Дилия Рәвгать кызы Мәгъсүмова җавап бирде.
Радиоэфир барышында өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру эшен, шул исәптән яман шеш авыруларының аеруча киң таралган төрләрен - сөт бизе, туры эчәклек, аналык муены, мәни бизе яман шешләрен актив скрининглауны оештыру максатлары һәм тәртибе, аның нәтиҗәлелеге, иминият медицина оешмаларының мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча диспансерлаштыруны бушлай үтү мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат җиткерү эшчәнлеге хакындагы мәсьәләләр тикшерелде. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды хезмәткәрләре гражданнарны бик үтенеп диспансерлаштыру узарга чакырды. Эфирның видеоязмасын түбәндәге сылтамалар буенча карарга була.
YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=5UTfkDQAEvQ
Instagram: https://www.instagram.com/p/B3eaivAoNiq/
ВКонтакте: https://vk.com/wall-44985158_8115
Facebook: https://is.gd/O5Vecz