"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.11.2019

2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында катнашты, ул анда депутатлар каравына ТР Дәүләт Советының якындагы утырышында икенче укылышта тикшереләчәк «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

Әлеге закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә документның төп финанс параметрлары тәгаенләнде. Документка барлыгы 7 төзәтмә кертелде, шуларның бишесе - Фонд бюджетының төп параметрларына кагыла торган, икесе редакцион характердагы төзәтмәләр.

Бюджетның төп параметрларына кагыла торган төзәтмәләр түбәндәгеләрне күздә тота:

  • 2020, 2021 һәм 2022 елларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен киметүне; бу үзгәреш федераль бюджет акчасы буенча санитария авиациясенә тотыла торган чыгымнарны һәм югары технологияле медицина ярдәмен финанслашу шартлары үзгәрүгә бәйле;
  • мәҗбүри медицина иминиятен финанслар белән тәэмин итүгә карала торган акчаларны яңадан бүлүгә бәйле рәвештә, 2020 елга Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчаларын 1 664,0 млн.сумга киметүне; бу үзгәреш медицина хезмәтләренә түләүгә карала торган акчалар күләме кимүгә китермәячәк.

Моннан тыш, төзәтмәләрнең берсе белән «Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру системасын камилләштерү» ярдәмче программасы кысаларында медицина ярдәменә түләү өлешендә субвенцияне чыгымнарның бер максатчан статьясыннан икенче статьясына яңадан бүлү  күздә тотыла.

Редакцион характердагы төзәтмәләр керемнәрнең баш администраторлары бюджет классификациясе керемнәре кодларын РФ Финанс министрлыгының 2019 елның 6 июнендәге 85н номерлы приказы нигезендә яңа кертелгән һәм үзгәртелгән кодларга туры китерүне күздә тота.

Төзәтмәләрне исәпкә алып, 2020 елга керемнәр - 57 646 671,3 мең сум, 2021 елга - 60 695 778,3 мең сум һәм 2022 елга 63 609 726,3 мең сум тәшкил итәчәк.

2020 елга чыгымнар - 57 646 671,3 мең сум, 2021 елга - 60 695 778,3 мең сум һәм 2022 елга  63 609 726,3 мең сум күләмендә булачак.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан