"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
27.11.2019

2019 елның 27 ноябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы булды


Анда «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта карау өчен ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, закон проектына түбәндәгеләрне күздә тота торган төзәтмәләр кергән:

  • 2020, 2021 һәм 2022 елларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен киметүне; бу үзгәреш федераль бюджет акчасы буенча санитария авиациясенә тотыла торган чыгымнарны һәм югары технологияле медицина ярдәмен финанслашу шартлары үзгәрүгә бәйле.
  • мәҗбүри медицина иминиятен финанс белән тәэмин итүгә карала торган акчаларны яңадан бүлүгә бәйле рәвештә, 2020 елга Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчаларын 1 664,0 млн.сумга киметүне; бу үзгәреш медицина хезмәтләренә түләүгә карала торган акчалар күләме кимүгә китермәячәк.

Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып,  Фонд керемнәре 2020 елга - 57 646 671,3 мең сум, 2021 елга - 60 695 778,3 мең сум һәм 2022 елга 63 609 726,3 мең сум тәшкил итәчәк.

2020 елга чыгымнар - 57 646 671,3 мең сум, 2021 елга - 60 695 778,3 мең сум һәм 2022 елга  63 609 726,3 мең сум күләмендә булачак.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты алдагы өч елга  икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан