"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
27.11.2019

2019 елның 27 ноябрендә «Татарстан радиосы»нда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре катнашында турыдан-туры эфир булды


«Татарстан радиосы»ның «Актуаль  интервью» тапшыруында турыдан-туры эфирда «Татарстан радиосы» алып баручысы һәм редакторы Йолдыз Крепостина белән әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре күтәрелде, иминият медицина оешмаларының  диспансерлаштыруны мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай узу мөмкинлеге турында халыкка хәбәр итү буенча башкара торган эшләре, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруны оештыру (шул исәптән онкология авыруларының иң киң таралган төрләрен – сөт бизе, туры эчәк, аналык муены, мени бизе яман шешләрен актив скрининглау буенча), аның нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләләр каралды. Радиотыңлаучылар сорауларына ТР ТММИФ идарәләре башлыклары Людмила Александровна Доронина һәм Дилия Рәвгать кызы Мәгъсумова җавап бирде. Радиотыңлаучыларны шулай ук кайбер белгечләрнең пациентларны өйгә килеп каравын оештыруга, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүле клиникаларда  хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булу-булмауга, дару препаратлары җитешмәүгә кагылышлы һ. б. сораулар кызыксындырды.

Тапшыру ахырында Территориаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга  диспансерлаштыру узарга тәкъдим итте.

Эфирның радиоязмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була:

http://radiotatarstana.ru/ru/27-noyabrya-v-11-17-aktualnoe-intervyu/


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан