2019 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды. Анда 2019 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турында доклад белән Фонд директоры Алсу Мансур кызы Мифтахова чыгыш ясады
Закон проекты белән Фонд бюджетының керемнәр өлешен 64,8 млн.сумга, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар исәбеннән 39,2 млн.сумга арттыру күздә тотыла.
Бюджетның чыгымнар өлеше 58,3 млн.сумга арттырылды, шуларның 20,7 млн.сумы - «Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру системасын камилләштерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга һәм 25,8 млн.сумы - «Махсуслаштырылган, югары технологиялене кертеп, медицина ярдәме, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме күрсәтүне, медицина эвакуациясен камилләштерү» ярдәмче программасына.
Үзгәрешләрне исәпкә алып, 2019 елга Фонд керемнәре – 54 345,4 млн.сум, чыгымнары 54 694,1 млн.сум тәшкил итәчәк.
Закон проекты өч укылышта һәм тулаем кабул ителде.