"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
24.12.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре «Татарстан радиосы»нда турыдан-туры эфирда катнашты


2019 елның 24 декабрендә «Татарстан радиосы»нда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре катнашында турыдан-туры эфир узды. Иртәнге «Яңа көн» радиотапшыруында  диспансерлаштыруны мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай узу мөмкинлеге турында халыкка хәбәр итү, шулай ук онкология авыруларының иң киң таралган төрләре – сөт бизе, туры эчәк, аналык муены, мени бизе яман шешләре өлешендә аның нәтиҗәлелеге турындагы актуаль мәсьәләләр каралды.

Радиотыңлаучыларны компьютер томографиясен, корсак куышлыгы ультратавыш диагностикасын (УЗИ) узу вакытларына, шулай ук диспансерлаштыру вакытында медицина тикшеренүләренең һәм алар турындагы мәгълүматларның җитәрлек булмавына кагылышлы проблемалар кызыксындырды.

Моннан тыш, Территориаль фонд хезмәткәрләре радиотыңлаучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм диспансерлаштыруны даими рәвештә узарга тәкъдим итте.

Эфирның радиоязмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була:

http://radiotatarstana.ru/ru/24-dekabrya-dispanserizaciya-voprosy-i-o/


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан