"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
19.03.2020

Утренний прямой эфир «БИМ-радио» о работе страховых представителей в Республике Татарстан


«БИМ-радио»ның (102.8 FM) иртәнге турыдан-туры эфирында "УтроМэны" шоуын алып баручы Артем Рычев һәм Руслан Мәҗитов Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору идарәсе башлыгы, медицина фәннәре кандидаты Людмила Доронина белән әңгәмә корды.

Әлеге сөйләшүгә мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән затлар хокукларын яклау эшенә иминият компанияләре кертә торган өлешнең җәмәгатьчелек сизелмәс дәрәҗәдә түбән дип каты тәнкыйтьләнүе сәбәпче булды. Билгеле инде, тәнкыйть сүзләреннән тиешле нәтиҗәләр ясалды. Соңгы вакытта алар эшчәнлекләрен яңадан карады һәм әлеге проблемага карата мөнәсәбәтләрен нык үзгәртте. Иминият компанияләрендәге иминият вәкилләре үзләренең эшчәнлекләрен күзгә күренерлек итеп арттырды.

Иминият вәкилләре нинди эшләр башкара, аларның тәгаен эш нәтиҗәләре нидән гыйбарәт, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында республикабызда нинди эшләр башкарыла, табиблар пациентларны кыйммәтле тикшеренүләргә ни өчен теләр-теләмәс кенә җибәрә, әгәр дә алай түгел икән, ни өчен иминләштерелгән затлар еш кына терапевтлардан юлламалар ала алмый һәм мондый очракларда кем ярдәм итә ала - әнә шул турыда һәм башкалар хакында сүз барды әңгәмәдә.

Радиоэфир язмасын тыңларга:




Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан