"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
20.08.2020

2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булып узды


Анда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова 2020 елның 1 июленә карата 2020 елга Фонд бюджеты үтәлеше турында хисап тотты.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Фонд бюджеты керемнәр буенча 29 млрд.сумга, яисә хисап чоры планының 99 проценты күләмендә үтәлде.

Фонд бюджетының чыгымнар өлеше үтәлеше күләме 26,6 млрд.сум, яисә Фонд бюджетына фактта кергән акчаның 92 процентын тәшкил итте.

Шуларның 26,5 млрд.сумы медицина ярдәменә түләү өчен җибәрелде. Татарстан гражданнарына республикадан читтә күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү өчен Россия Федерациясенең башка субъектлары территориаль фондларына 483 млн.сум акча күчерелде.


Возврат к списку

 

наверх

Copyright © 2012-2025 ТФОМС Республики Татарстан