"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
24.09.2020

«БИМ-радио»да иминият компанияләре эшчәнлегенең яңа моделе турында турыдан-туры эфир булып узды


«БИМ радио»да турыдан-туры эфир вакытында тапшыруны алып баручы Ксения Уточкина сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина җавап бирде.

«Рабочий полдник» тапшыруы барышында иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде, аерым алганда, сүз медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай алу турында барды. Шулай итеп, радиотыңлаучылар үзләренең кичке әбәт вакытын файдалы уздырды һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда хокуклары бозылган очракта кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнлеге турында мәгълүмат алды.

Фонд хезмәткәре соңгы вакытта иминләштерелгән затлардан медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай күрсәтүдән баш тартуга, дәүләт клиникаларында медицина хезмәтләре күрсәтүне коммерцияләштерүгә карата шикаятьләр саны шактый артуын, шулай ук медицина ярдәмен үз вакытында алып булмау яки аның сыйфаты түбән булу да гражданнарда канәгатьсезлек тудыруын билгеләп үтте. «Әнә шундый тискәре күренешләрне булдырмый калу максатыннан чыгып, медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этабында иминләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү, алар белән тыгыз элемтәдә тору өчен иминият вәкилләре институты төзелде дә инде»,- диде ул.

«Хәзерге вакытта аларның эшчәнлеге камилләштерелә. Идеалда иминият вәкиле иминләштерелгән затның мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре буенча консультантына, медицина ярдәмен алганда аның ярдәмчесенә, бәхәсле һәм низаглы хәлләр килеп чыкканда аның экспертына әйләнергә тиеш», - диде ул.

Тапшыру барышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды контакт-үзәгенең иминият компанияләре карамагындагы «кайнар линияләр» белән интеграцияләнгән телефон номеры аталды.

Радиоэфир язмасын тыңларга:


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан